Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада диспансеризация вакытында 125 яман шеш очрагы ачыкланган

Диспансеризация вакытында ЭКГ, флюорография, акушер-гинеколог, маммография, ФГДС кебек процедураларны үтәргә мөмкин.

Түбән Кама халкы диспансеризация узуын дәвам итә. Билгеле булганча, бу медицина тикшерүе, беренче чиратта, онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм шикәр диабеты кебек авыруларны вакытында ачыклауның мөһим ысулы булып тора. 

Диспансеризация вакытында ЭКГ, флюорография, акушер-гинеколог, маммография, ФГДС кебек процедураларны үтәргә мөмкин. 

«Соңгы мәгълүматларга караганда, бездә 60 меңгә якын кеше диспансерлаштырылган, шуларның 711ендә авырулар ачыкланган, шул исәптән 125 тән артыгы — яман шеш, 426 тан артыгы — кан әйләнеше системасы, 30ы — эндокрин система авырулары», — дип билгеләде НЦРМБ баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Андреев.

Диспансерлаштыруны консультатив-диагностика поликлиникасында (Ахтубинская ур., 11) яки 1 нче поликлиникада (Менделеев ур., 46) узарга мөмкин. Үзең белән полис, паспорт, СНИЛС булырга тиеш. Анализларны ач карынга тапшыру яхшырак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев