Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада да карап булачак

Ибн Фадлан турында төшерелгән шул исемдәге документаль-нәфис фильм озакламый киң прокатка чыга.

2023 елның 2 мартыннан әлеге фильмны Казан, Түбән Кама, Уфа, Чаллы шәһәрләрендә карарга мөмкин булачак. 

Түбән Камада ул «Синема 5» (Химиклар проспекты, 18, 2нче корпус) кино залында күрсәтеләчәк. 

«Ибн Фадлан» фильмы — «Россия — ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры — Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссеры — Рәмис Нәҗмиев. 

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Болгарстанында 922нче елда ислам дине рәсми дин буларак кабул ителү белән бәйле. 

Кинода документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлап алып барыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Фильмның консультантлары — Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ.б. 

"Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 нче елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300 дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100 дән артык тарихи костюм тектерелде, 50 гә якын төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.

Кинотасма 2022нче елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты.
(Материал Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте сайтыннан алынды).

Фото: tatar-inform.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев