Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар барлыкка килде

Махсус савытлар инде шәһәр мәйданчыкларында актив урнаштырыла башлады.

«Гринта» төбәк операторы Түбән Камага калдыкларны аерым җыю өчен билгеләнгән 110 яңа контейнер тапшырды. Махсус савытлар инде шәһәр мәйданчыкларында актив урнаштырыла башлады. Алар пластик шешәләрне җыю өчен, ә кайбер адреслар буенча — шулай ук макулатура өчен кулланылачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызгылт-сары контейнерлардан пластик һәм кәгазьне чыгару өчен аерым график кертеләчәк: махсус техника икенчел чималны тула башлаган саен, гадәти каты коммуналь калдыклардан аерым алып китәчәк. Җыелган материаллар соңыннан эшкәртүгә җибәреләчәк, дип ышандыра регоператор.

«Барлык яшәүчеләрдән калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар кулланырга Һәм анда башка калдыкларны салмауларын сорыйбыз. Бу аерым җыю процессын нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип өнди «Гринта».

Контейнерлар урнаштырылган адресларны идарәче компанияләрдән белергә мөмкин.

Фото: «Гринта» матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев