Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада быел фонтаннарны төзекләндерәчәкләр

Бу максатларга 50 млн сум юнәлдереләчәк.

Түбән Камада быел шәһәр фонтаннарын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 50 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә мэр Рамил Муллин белдерде.

«Быел шәһәрнең барлык фонтаннарын ремонтлау планлаштырыла. Эшләрне ике этапка бүлдек. Быел якынча 50 млн сум китәчәк. Хәзер өстәмә керем кысаларында хөкүмәт аша килештерү бара, республика җитәкчелеге ярдәменә өметләнәм», — дип ачыклык кертте шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, 2026 елда хакимият Красный Ключ бистәсендәге су фонтанын һәм ДНТ янындагы фонтан кебек ташландык фонтаннарны ремонтларга ниятли, дип сөйләде мэр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев