Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Блокада икмәге» акциясе узды

Бүген Ленинград камалышы өзелүгә – 82 ел. Әлеге тарихи дата уңаеннан Түбән Камада «Блокада икмәге» акциясе узды. Ул Бөек Ватан сугышы елларын хәтерләтүче күренешләр белән үрелеп барды.

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры янындагы мәйданда волонтерлар сугыш чоры җырларын башкардылар, фотосурәтләр күргәзмәсен оештырылды. Узып баручыларга 125 граммлы икмәк кисәкләре тараттылар.

Блокада вакытында һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма шундый булган. Бу чара аша шәһәр халкы сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша кичерде.

Акциядә Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов та катнашты.

«Без кабат фашизмга каршы көрәшәбез. Бүген махсус хәрби операция дәвам итә, батыр йөрәкле егетләребез Ватаныбызны саклый. Дәүләтебезнең иреге һәм балаларыбызның киләчәге өчен көрәш алып бара. Мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын!» - дип белдерде Радмир Беляев.

«Блокада икмәге» акциясе сугыш тарихына хөрмәт белән карауны искә төшереп, бүгенге көндәге мөһим мәсьәләләргә дә игътибар юнәлтте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев