Түбән Камада биш мәктәп ОРВИ һәм грипп аркасында тулысынча «дистант»ка күчте
Түбән Кама халкында бу сезонда ешрак Гонконг гриппы ачыклана.
Соңгы атнада Түбән Камада грипп вирусын тагын 120 кешедә ачыклаганнар. Бу эпидсезонда Гонконг штаммы өстенлек итә. Шулай ук атна саен ОРВИ белән авыручылар саны арту теркәлә — 1 200 очрак.
Узган ел бу чорда авыручылар саны күбрәк иде. Әмма бу күзәтчелек хезмәтләре тарафыннан контрольне йомшарту өчен сәбәп түгел, өстәвенә Гонконг гриппы агрессив баруы белән аерылып тора.
Авырулар артуга юл куймас өчен, кайбер мәгариф учреждениеләрендә карантин чаралары кертелде. Роспотребнадзор хезмәткәрләре авыру буенча 20% бала булмаган сыйныфларны дистанцион укытуга күчерергә киңәш итте. Әйтик, узган атна башында шәһәрдә нибары өч класс ябылган иде, ә хәзер — инде 90.
«Бүгенге көндә андый 16 мәктәп, аларда дистанцион укытуга күчкән сыйныфлар бар. Биш мәктәп тулысынча «дистант»ка күчерелгән. Тулаем алганда, Түбән Камада 80-90 сыйныф дистанцион укытуга күчерелде. Без үзәк район хастаханәсе, балалар хастаханәсе һәм мәгариф идарәсе белән даими элемтәдә торабыз», — дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.
«Мөмкин булганча кешеләр күпләп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга һәм витаминнар кабул итәргә кирәк. Ә авыруның беренче билгеләре булганда — табибка мөрәҗәгать итәргә», — дип киңәш итте Рөстәм Изиятуллин.
Үз-үзеңне дәвалау куркыныч. Табибка вакытында мөрәҗәгать итү һәм дөрес терапия генә тиз савыгуны тәэмин итәчәк һәм катлаулануларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев