Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Беренчеләр йорты» турында ачык дискуссия узачак

Әңгәмә темасы: үз тарихы булган киңлекне ничек яңадан аңларга һәм аны балалар, яшүсмерләр һәм остазлар өчен заманча һәм кирәкле итәргә.

Түбән Камада мэр Радмир Беляев һәм архитектура, урбанистика һәм социология экспертлары катнашында «Беренчеләр йорты» («Дом Первых») турында ачык дискуссия узачак.

Әңгәмә темасы: үз тарихы булган киңлекне ничек яңадан аңларга һәм аны балалар, яшүсмерләр һәм остазлар өчен заманча һәм кирәкле итәргә.

Спикерлар:

  • Елена Верещагина, «Кто твой город» медиасын булдыручы, шәһәр проектларын тикшерүче, шәһәр коммуникацияләре буенча белгеч, Глазычев исемендәге территориаль үсеш кафедрасы укытучысы
  • Радмир Беляев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы
  • Тимур Сөләйманов, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе
  • Артем Цокур, Бөгелмәнең баш архитекторы
  • Айгөл Латыйпова, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры
  • Марья Леонтьева, «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын гамәлгә куючы, социолог, территорияләрне социомәдәни үстерү буенча белгеч
  • Валерия Медведева, Түбән Каманың «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучысы

Очрашу 15 гыйнварда 19:00 сәгатьтә «Беренчеләр йорты» нда була (Тукай урамы, 21).

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев