Түбән Камада беренче төзүче Василий Носовның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Түбән Камада шәһәрнең Мактаулы гражданины Василий Носовның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Кунаклар музейда җыелып, уртак эш еллары һәм иҗтимагый проектлар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Экранда архив фотолары күрсәтелде: Казандагы яшьлек еллары, Ухта һәм Түбән Камадагы заводлар төзелеше. Ләкин Василий Ивановичның иң зур горурлыгы – «Түбән Кама рус җәмгыяте», ул оешмага нигез салучыларның берсе.
«Мин бу җәмгыятьнең нигезендә торуыма бик шатмын, аның бүгенге көндә шундый көчле рухлы һәм ярдәмчел булуына бик сөенәм. Хәзер мондый җәмгыятьләр Түбән Камада гына түгел, бөтен Татарстанда да бар», – ди Василий Носов.
Василий Ивановичны юбилее белән аның хезмәттәшләре һәм фикердәшләре котладылар.
Василий Носов «Хөрмәт билгесе» ордены, «Татарстанның атказанган төзүчесе» һәм «Россиянең мактаулы төзүчесе» исемнәре белән бүләкләнгән. Шулай ук шәһәр үсешенә керткән зур өлеше өчен аңа «Түбән Каманың мактаулы гражданины» дигән исем бирелгән, һәм ул бу исемне зур горурлык белән йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев