Түбән Камада бер атна элек югалган Аделина Маслованы эзлиләр
Түбән Камада 25 яшьлек Аделина Маслованы эзлиләр, ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
9 февральдә Аделина Маслова Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 35нче йорттан чыгып китә һәм әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Кызның өстендә - соры тәстәге тун, джинс чалбар, аякларына кара ботинкалар кигән була. Аерым билгеләре: буе 180 см, ябык гәүдәле, күзләре - ачык зәңгәр.
Әгәр дә сез кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез:
- 102 (полиция)
- 8 (987) 221-54-23 («След» эзләнү-коткару отряды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев