Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атна эчендә ике кеше салкыннан зыян күргән, биш кеше пешкән

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары хастаханәгә барлыгы 707 пациент китергән.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә (20-26 гыйнвар) кешеләрне коткарырга меңнән артык тапкыр юлга чыккан.

Шул вакыт эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, биш кеше пешкән. 66 яшьлек ир-ат салкында өшеп, «ашыгыч медицина үзәгенә», бер пациент салкында туңып кабул итү-диагностика бүлегенә китерелгән. Моннан тыш, 78 кеше көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

Инфаркт белән 10 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелгән, 17 кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган. Табибларга респиратор авырулар симптомнарына 73 кеше зарланган.

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары хастаханәгә 707 пациент китергән, аларның 285 е хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев