Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атна эчендә 7 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары бер атна эчендә 1,1 мең тапкыр юлга чыккан.

6-12 октябрь көннәрендә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең медицина учреждениеләре меңләгән пациентларга ярдәм күрсәткән.

Медицина учреждениесе мәгълүматлары буенча, бу чорда кабул итү-диагностика бүлегендә 1,3 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, ә 1 нче һәм 2 нче поликлиникаларга 5,6 мең пациент килгән.

Консультатив-диагностика поликлиникасына якынча 3,3 мең пациент мөрәҗәгать иткән, ә «амбулатор онкология ярдәме үзәгенә» — 610 кеше. Травматология пункты 1 068 мөрәҗәгать кабул иткән. Диспансеризацияне 824 кеше узган.

Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары бер атна эчендә 1,1 мең тапкыр юлга чыккан. Стационарга 528 пациент китерелгән, шуларның 18енә — инфаркт, ә 16 кешегә инсульт диагнозы куелган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 7 кеше һәм пешкән 3 кеше теркәлгән.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев