Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атна эчендә 6 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 999 тапкыр юлга чыккан.

7 июльдән 13 июльгә кадәрге атнада Түбән Кама район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә — 1,4 мең, 1 нче һәм 2 нче поликлиникаларга 6,2 мең пациент мөрәҗәгать иткән.

717 кеше диспансеризация узган, ә консультатив-диагностика поликлиникасына 2,5 мең пациент мөрәҗәгать иткән. Амбулатор онкология ярдәме үзәгенә 553 мөрәҗәгать кергән, ә травматология пункты 1,2 мең пациент кабул иткән.

Моннан тыш, НЦРМБ ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 999 тапкыр юлга чыккан. Хастаханәгә 15 инфаркт һәм 20 инсульт белән авыручы китерелгән, 6 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән, 12се пешкән. Ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан барлыгы 537 кеше хастаханәгә озатылган.

Фото: Дмитрий Герасимов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев