Түбән Камада бер атна эчендә 44 бала туган
Шуларның 15е чит шәһәрдән.
Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 44 бала туган, шуларның 15е чит шәһәрдән. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә — 424, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 75 мөрәҗәгать теркәлгән.
540 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 316 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 128 йөкле хатын-кыз исәптә тора. 267 пациент стационар дәвалануда, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә — 19 сабый һәм 12 әни.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев