Түбән Камада бер атна эчендә 31 бала туган
Шуларның тугызы — чит шәһәрдән.
Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 31 бала туган, шуларның тугызы — чит шәһәрдән. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә — 455, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 68 мөрәҗәгать теркәлгән.
618 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 350 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 128 йөкле хатын-кыз исәптә тора. 282 пациент стационар дәвалануда, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә — 11 сабый һәм 7 әни.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев