Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада балыкчы-браконьерны хөкем иттеләр

Ир-ат ятьмә белән балык тотуның тыелган булуын белгән.

Түбән Кама суды законсыз балык тотуда гаепләнгән гражданинга карата җинаять эшен карады.

Апрель ахырында төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле чикләрендә ир-ат көймәдән ятьмә ярдәмендә балык тоткан. Шулай итеп балыкчы җиде балык каптырган.

Ир-ат ятьмә белән балык тотуның тыелган булуын белгән, әмма бу аны туктатмаган. Аны гаепле дип тапканнар. Суд балыкчыга 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев