Түбән Камада балаларның кинәт үлү синдромын профилактикалау турында сөйләячәкләр
Лекцияләр 17 гыйнварда оештырыла.
Түбән Камада булачак әниләр өчен файдалы темаларга лекцияләр оештыралар.
Район балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 гыйнварда 10:30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясе конференц-залында барлык теләүчеләр өчен түбәндәге темаларга лекцияләр оештырыла:
- имезүгә ярдәм итү;
- яңа туган баланы карау;
- балаларның кинәт үлү синдромын профилактикалау.
Лекцияләрне Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең яңа туган балалар бүлеге мөдире Наталья Афанасьева укыячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев