Түбән Камада балаларга ышаныч телефоны эше турында сөйләделәр
Чара 9 нчы социаль участокта гаиләдә көч куллануны профилактикалау һәм ата-ана җаваплылыгын формалаштыру эшләре кысаларында узган.
Түбән Камада 11 сентябрьдә яшь шәһәрлеләр өчен мәгълүмати акция узды. Аны «Шәфкатьлелек» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлназ Веселовская оештырды.
ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте язганча, чара 9 нчы социаль участокта гаиләдә көч куллануны профилактикалау һәм ата-ана җаваплылыгын формалаштыру эшләре кысаларында узган.
Балаларга тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны турында сөйләделәр, анда профессиональ психологлар авыр ситуацияләрдә ярдәм итәргә әзер булуын аңлаттылар. Әңгәмәдән соң акциядә катнашучыларның барысына да ярдәм итү хезмәтенең контакт мәгълүматлары белән белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды.
Чара вакытында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, күпчелек балалар мондый хезмәтнең барлыгы турында беренче тапкыр ишетә. Ә ышаныч телефоны турында ишеткәннәре беркайчан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәүләрен таныдылар. Катнашучыларның күбесе хәзер үзләрен ышанычлырак хис итүләрен һәм катлаулы вәзгыятьтә кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белүләрен билгеләп үттеләр.
Фото: ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев