Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар хастаханәсе профсоюз активының йомгаклау киңәшмәсе узды

Иң активларны Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.

Яңа ел алды киңәшмәсен Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең профсоюз активы үткәрде.

Анда профсоюз әгъзаларының 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды. Иң активларны Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.

Беренчел профсоюз оешмасы грамоталары белән 

  • консультатив-диагностика бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлсинә Закирова;
  • 3 нче педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Шакирова;
  • операция шәфкать туташы Елена Бабаева;
  • сестра-хозяйка Римма Шакирова;
  • санитарка Илсөяр Шәфигуллина;
  • инфекция бүлегенең өлкән шәфкать туташы Әлфия Хөсәенова бүләкләнде.

Профсоюз райкомы грамотасы белән 3 нче педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наталья Писцова билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы профсоюз рескомы грамоталарына 

  • яңа туган балалар бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ләлә Җиһаншина;
  • яңа туган балалар бүлеге шәфкать туташы Сәрия Зиангирова лаек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев