Түбән Камада балалар өчен «Ихлас» мөселман пансионаты ачылды
«Ихлас» үзәгендә балалар ислам нигезләрен үзләштерә һәм Коръән ятлый торган махсус мохит булдырылган.
Татарстан мөфтие Түбән Кама рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә булды. Учреждение пансионат форматында эшли һәм 20 йокы урынына исәпләнгән.
«Ихлас» үзәгендә балалар ислам нигезләрен үзләштерә һәм Коръән ятлый торган махсус мохит булдырылган. Ә инде мәктәп бүлмәләре кебек гадәти кабинетларда алар өй эшләрен башкара, имтиханнарга әзерләнә, профориентация чараларына йөри ала. Тормышларын дини хезмәт белән бәйләмәсәләр дә мондый белемнәр тәрбияләнүчеләргә тормышта кирәк булачак.
Рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар өчен булдырылган. Яшь мөселманнарны рухи-әхлакый тәрбияләү белән уку елында гына түгел, каникулларда да шөгыльләнәләр. Һәр җәй саен балалар «Заря» лагереның «Туган як» профильле сменасында ял итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев