Түбән Камада балалар өчен «Юл хәрәкәте әлифбасы» интерактив тамашасының премьерасы булды
Бу вакыйга бик күп кунакларны, балаларны, аларның ата-аналарын җыйды.
«Сөенеч» курчак театрында күптән көтелгән «Юл хәрәкәте әлифбасы» интерактив тамашасының премьерасы булды.
Бу вакыйга бик күп кунакларны, балаларны, аларның ата-аналарын җыйды. Алар кызыксынып юлларда үз-үзеңне тоту, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча белемнәрен арттырдылар, мавыктыргыч юл-хәрәкәт дөньясына сәяхәт иттеләр. Искиткеч яхшы сәхнә бизәлеше, соклангыч тамаша һәм яхшы атмосфера премьераны яшь тамашачылар өчен чын бәйрәм итте.
Спектакльнең үзенчәлеге — балаларның актив катнашуы. Алар спектакльне карап кына калмадылар, сорауларга җаваплар да бирделәр, биремнәрне үтәделәр һәм геройлар белән биеделәр. Тамаша ахырында көчле алкышлар яңгырады, кунаклар, педагоглар җылы теләкләрен җиткерделәр.
Премьераны оештырган һәм әзерләгән өчен 26 нчы мәктәпкә аерым рәхмәт белдерделәр. Әлеге уникаль тамашаны уздыруны нәкъ менә алар хуплады. Мәктәп һәм театр хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, балалар якты тәэсирләр һәм мөһим белемнәр алды.
«Сөенеч» театры оештыручылары билгеләп үткәнчә, мондый проектлар кече яшьтән үк юл хәрәкәте куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру өчен кирәк.
Вәсилә Исмәгыйлева, «Сөенеч» курчак театрының сәнгать җитәкчесе
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев