Түбән Камада балалар бакчасы тәрбиячеләре хәрбиләр өчен беләзекләр үрергә өйрәнде
Түбән Камада волонтерлык эшчәнлегенә яңадан-яңа коллективлар кушыла.
58 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре дә исән калу беләзекләрен үрә башларга теләк белдерде.
Алар «Добрые сердца» төркеме вәкилләрен беләзек үрү буенча мастер-класс уздырырга чакырдылар.
Сугышчылар исән калу беләзекләрен бик теләп кабул итә. Шуңа күрә хәзер волонтерлар аларны зур күләмдә үрергә тырыша. Моның өчен өстәмә куллар кирәк.
Тәрбиячеләр, педагоглар, балалар бакчасы администрациясе йокы сәгатьләрендә яки буш вакытта беләзек үрү белән шөгыльләнәчәк. Аннары әзер эшләнмәләрне Химиклар, 72б адресы буенча җыю пунктына китерәчәкләр.
«Сугышчыларыбызга җибәрер өчен балалар актив рәвештә хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар, Яңа ел бүләкләрен җыя, шулай ук мөмкин кадәр ярдәм итәр өчен беләзекләр үрергә җыенабыз», — дип уртаклашты 58 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наталья Батаева.
«Бу бик кирәк һәм мөһим, чөнки егетләр хәзер шундый позицияләрдә, теләсә нинди ярдәм бик мөһим. Менә бу гади исән калу беләзекләре МХО зонасында бик зур файда китерә», — дип билгеләде ТИҮС рәисе Наталья Суворова.
«Добрые сердца» төркеме волонтерлары мастер-класслар уздыру тәкъдименә бик теләп җавап бирәләр. Аларны уку йортлары коллективлары даими чакыра. Гуманитар ярдәм җитештерүгә күбрәк кеше кушылган саен, алгы сызыктагы сугышчылар азрак мохтаҗ булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев