Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурс узды

Чарага шәһәрнең төрле балалар бакчаларыннан 14 команда җыелган.

Түбән Камада 93нче балалар бакчасы базасында 6-7 яшьлек балалар арасында «Куркынычсызлык каруселе» конкурсы узды.

Конкурс ел саен «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

Чарага шәһәрнең төрле балалар бакчаларыннан 14 команда җыелган. Конкурс өч мәйданчыкта уза:

  • музыка залында балалар урам схемасында йорттан балалар бакчасына кадәр куркынычсыз маршрут төзиләр;
  • телләр өйрәнү кабинетында юл билгеләре турында табышмаклар чишәләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирәләр;
  • урамда балалар тизлек белән дистанцияне үтәләр, биремнәрне үтиләр.

Конкурста катнашучыларның барысы да истәлеккә бүләкләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев