Түбән Камада балалар арасында ОРВИ белән авыручылар саны арта
334 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән.
Узган атнада Түбән Камада 37 бала туган, шуларның 18е — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 366, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 66 мөрәҗәгать теркәлгән.
334 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 351 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 107 йөкле хатын-кыз исәптә тора. 229 пациент стационар дәвалануда.
Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 13 сабый һәм 8 әни бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев