Түбән Камада бакча сезоны төгәлләнде
13 октябрьдә рәсми рәвештә дача сезоны төгәлләнде, шул көннән бакчачылык ширкәтләренә пассажирлар транспорты хәрәкәте туктатылды.

Районда 27 меңнән артык бакча кишәрлеге булган 29 бакчачылык ширкәте эшли. Бакчаларга йөрүче түбәнкамалылар саны 78 меңнән артып китә. Аларга йөрергә уңайлы булсын өчен җәйге чорда Түбән Камадан — 15 һәм Кама Аланыннан 1 автобус маршруты эшли.
Муниципалитет кешеләрне бакчаларга йөртүгә 16,5 миллион сум акча бүлгән. Бу бигрәк тә пенсионерлар өчен юл йөрү бәясен киметергә мөмкинлек биргән. Бакчачыларны «Түбән Кама ПАТП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 20 автобусы йөртә.
Апрельдән башлап октябрьгә кадәр сезонлы маршрут автобусларыннан 517 меңнән артык кеше файдаланган. Бу вакыт эчендә автобуслар 13294 рейс ясаган һәм 393 мең чакрымга якын юл үткән.
Быел «Дуслык», «Энергетик-3», «Чайка», «Ветеран», «Агрохимик» һәм «Строитель» дача ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга аерым игътибар бирелгән. Дамбадагы юлга капиталь ремонтның икенче этабы башкарылган. Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыклар буенча урынбасары Максим Парамонов сүзләренчә, транспорт маршрутларын дөрес оештыру барлык бакчачыларны, шул исәптән үз автомобиле булмаганнарны да, дачаларга йөртүдә уңайлыклар тудырырга ярдәм итә. Муниципалитет бу эшне киләчәктә дә үстерергә ниятли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев