Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада авыл һәм шәһәр яны маршрутлары буенча автобуслар хәрәкәте туктатылды

Һава торышының кискен начарлануы һәм трассаларда маршрут транспорты өчен хәрәкәт чикләүләре кертелү сәбәпле, авыл һәм шәһәр яны маршрутлары буенча автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәрәкәтне яңадан башлау турында юлларда чикләүләр бетерелгәннән соң өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.Шәһәр администрациясе шулай ук шәһәр халкына һава торышы тотрыкланганчы шәхси

транспортта шәһәрләр арасында сәяхәтләрдән тыелырга киңәш итә. Игътибарлы булыгыз һәм яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев