Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Audi белән самосвал бәрелешендә зыян күргән 8 яшьлек балага операция ясаганнар

Бу хакта Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Түбән Камада самосвал белән авариягә эләккән сигез яшьлек малайның умрау сөяге сынган булган, аңа операция ясаганнар. Бала аңында, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бу хакта НТР 24 телеканалына Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

27 майда Тынычлык проспекты — Корабельная киселешендә Audi һәм КамАЗ бәрелешкән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина светофорның кызыл сигналына чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машинаның 53 яшьлек шоферы урында ук һәлак булды, 8 яшьлек пассажир җәрәхәтләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев