Түбән Камада атта йөрү һәм җәядән ук ату буенча мастер-класслар узды
Красный Ключ бистәсендә 21 октябрьдә яшьләр өчен «Россиянең атлы традицияләре» дигән интерактив чара узды.
Ат спорты мәктәбе хезмәткәрләре кунаклар өчен экскурсия үткәрде, атларның һәр токымының үзенчәлекләре, характеры һәм аермалары турында сөйләде, шулай ук атта йөрү буенча мастер-класс оештырды.
Моннан тыш, «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре яшьләргә үзләренең мәдәниятләре, милли киемнәре турында сөйләделәр, башкорт халкының атлы укчылары турындагы тарихи фактлар белән таныштырдылар һәм традицион җәядән басып ату, шулай ук аттан ук ату буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара Президент грантлары Фонды җиңүчесе булган «Традиции. Патриотизм. Будущее» социаль проекты кысаларында үткәрелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев