Түбән Камада ата-аналары инвалид булган гаиләнең фатиры янган
Гаилә вакытлыча яшәү урыны, матди ярдәмгә һәм ремонтка мохтаҗ.
Түбән Камада Химиклар проспектындагы 51 нче йортта чәршәмбе көнне 13 сәгать тирәсендә янгын чыга. Ут чыгу сәбәпле, алтынчы каттагы фатир янып бетә.
Фатирда 3 төркем инвалид булган хатын-кыз, аның ире (2 төркем инвалид, хәзер операциядән соң хастаханәдә ята) һәм аларның балалары яши, алар арасында башлангыч мәктәп яшендәге кызлары да бар.
Бүген укытучылар һәм кызның сыйныфташларының әти-әниләре, шулай ук волонтерлар фатирны җыештыруда ярдәм итәргә килде. Гаилә вакытлыча яшәү урыны, матди ярдәмгә һәм ремонтка мохтаҗ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев