Түбән Камада армия хезмәтенә көзге чакырылыш буенча быел беренче китүче егетләрне озаттылар
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтәргә 36 кеше китте.
Түбән Камада 26 октябрьдә «Көз-2024» чакырылыш кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә алынучыларны беренче тапкыр армиягә озату булды.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтәргә 36 кеше китте.
Алар ВДВ бүлекчәләренә, шулай ук РВСН каршындагы хәрби частьларның берсенә юл тотачак.
Егетләрне, гадәттәгечә, туганнары озатты. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга шулай ук Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков һәм «Сугышчан туганлык» вәкиле Александр Лазарев теләкләрен җиткерде.
«Түбәнкамалыларның рухы сугышчан, егетләр хезмәткә, чираттагы җиңүләргә әзер», — дип билгеләп үттеләр военкоматта.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев