Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Җәлилнең 120 еллыгына багышланган китап укучылар конкурсы башланды

Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк шигырь сөйләүчеләр катнаша ала.

Түбән Кама районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батырлык юллары» муниципаль уку конкурсын башлап җибәрде.

Гаризалар 10 гыйнварга кадәр 17:00 сәгатькә кадәр сылтама буенча кабул ителә. 

Конкурсның очный этабы 23-30 гыйнварда узачак. Аңа дистанцион сайлап алуны узган катнашучылар кертеләчәк. Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк шигырь сөйләүчеләр катнаша ала.

Номинацияләр:

  • «Җәлил шигырьләре көйләре» (Муса Җәлил әсәре тулысынча яки өзек, татар телендә тәкъдим ителергә тиеш) 3 минутка кадәр
  • «Поэт сердца и огня» (Муса Җәлил әсәре тулысынча яки өзек итеп рус телендә тәкъдим ителергә тиеш) 3 минутка кадәр
  • «Һөнәри башкару» («21 яшьтән өлкәнрәк» яшь категориясе өчен) 5 минутка кадәр
  • «Хранитель слова» (эссе, очерк, авторлык шигыре, хикәя һ. б.) («9-11 сыйныфлар һәм уку йортларының 20 яшькә кадәрге студентлары» һәм «21 яшьтән өлкәнрәк» яшь категорияләре өчен) 5 минутка кадәр

Конкурс нигезләмәсе сылтама буенча урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев