Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада акыллы камера чүп ташлаучы хокук бозучыларны ачыкларга ярдәм итә

Ул чүп-чарны законсыз туплау белән бәйле хокук бозуларны терки һәм мәгълүматларны административ беркетмәләр төзү өчен тапшыра.

Түбән Кама районында 109 нчы маршрутның соңгы тукталышында понтон күпере янында чисталыкны контрольдә тоту өчен ясалма интеллектлы камера урнаштырылган.

Район администрациясендә аңлатуларынча, ул чүп-чарны законсыз туплау белән бәйле хокук бозуларны терки һәм мәгълүматларны административ беркетмәләр төзү өчен тапшыра.

«Берничә атна тест үткәргәннән соң камера тулы көченә эшли башлады. Ул тукталыш янында чүп ташлаучы автомобильләрне автомат рәвештә ачыклый. Моннан тыш, чүп ташлауны тыю турында мәгълүмат табличкалары урнаштыру планлаштырыла», — дип сөйләде Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев