Түбән Камада актив кешеләрне Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләделәр
Түбән Каманың татар драма театры мәйданында «Күрше» фестиваленең кышкы сезон чараларының берсе узды.
Аны оештыручы — ТИҮС рәисе Артем Демидов. Республика конкурсы кысаларында ул үз командасы белән 12 нче һәм 13 нче микрорайоннарда яшәүчеләр өчен «Кышкы күңел ачулар» чарасын үткәрде. Алар бергәләп ярышларда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр.
«Сездә искиткеч микрорайон, искиткеч кешеләр, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, матур бәйрәм һәм күтәренке күңел телим», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Гаилә бәйрәме атмосферасын булдыру өчен оештыручылар кунаклар өчен төрле уңайлыклар тудырды: теләгән һәркемгә кайнар чәй һәм хуш исле тәм-томнар әзерләнде. Балалар яраткан геройлары, Кыш бабай белән очрашты.
Бәйрәм «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында оештырылды. Ахырда «Яңа ел бизәлеше» конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне йортларның актив кешеләре һәм йорт буенча өлкәннәр алды.
«Яңа елга үз подъездларын бизәү белән шөгыльләнгән, үз ишегалларында чыршылар куйган актив гражданнарга рәхмәт әйтәсе килә, бүген без аларны бүләклибез, хөрмәтлибез, 72 диплом әзерләнде», — дип сөйләде Артем Демидов.
ТИҮС рәисе Артем Демидов проекты «Күрше» республика конкурсында җиңүчеләр өчлегенә керде. «Жилье» идарәче компаниясе һәм «Сабантуй» аттракционнар паркы да кышкы инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеге алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев