Түбән Камада җәйге лагерьларның беренче сменасы башланды
1 июньнән 21 июньгә кадәр «Юность» лагеренда 400гә якын укучы ял итәчәк.
Беренче июньдә Түбән Камада җәйге лагерьларның беренче сменасы башланды, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе.
1 июньнән 21 июньгә кадәр «Юность» лагеренда 400гә якын укучы ял итәчәк.
Шулай ук балаларны «Чайка» сәламәтләндерү лагере кабул итәчәк. Моннан тыш, яшь түбәнкамалыларны «Юность» һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш лагерьлары: «Факел», «Космос», «Вишневая поляна», «Юбилейный», «Солнечный» көтә. Беренче җәйге сменада биредә барлыгы 175 бала ял итә алачак.
Балаларны актив һәм бай ял көтә: спорт ярышлары, уеннар, концертлар, дусларча аралашу.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев