Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада җәй башыннан талпан тешләүнең 496 очрагы теркәлгән

Татарстан буенча — 5057 очрак.

Түбән Камада җәй башыннан талпан тешләүнең 496 очрагы теркәлгән. Татарстан буенча карасаң, саннар тагын да зуррак — 5057 очрак. Халык саны атна саен арта гына бара! Мәсәлән, бер атна эчендә 40 кеше шул кечкенә генә явыз бөҗәк корбаны булып, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. 

Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көнгә шәһәр читендә барлыгы 1 миллион кв. метр чамасы җир махсус спрей белән эшкәртелгән. Бу территориягә парклар, скверлар, балалар лагерьлары, мәйдан һәм Кызыл Чишмәгә кадәр сузылган урман чаты керә. 

«Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин: «Бүгенге көндә безгә талпан тешләүнең йөзләгән очрагы билгеле, шуларның 90ы — балалар. Ни сәбәпле шулай күп? Артык эссе булганга, кешеләр без эшкәрткән территориядә генә ял итми шул, кояштан качып, шәһәр читеннән тыш урманнарга юнәлә, шуңа күрә алар талпаннарга тап булалар да» — диде.

Белгечләр шулай ук быел талпаннарның тагын да «әрсезрәк» булуларын кисәтә. Алар әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, әлеге бөҗәкләр тешләүнең саны 40 процентка арткан. Бәхеткә, безнең район территориясендә энцефалитлы талпаннар табылмаган. Һәрхәлдә, үзүзеңне саклау турында онытмаска кирәк. Халык өчен төп киңәш — кагыйдәләрне төгәл үтәү. 

«Беренчедән, табигать кочагына чыкканда, тиешенчә киенергә киңәш итәбез: эссе булса да, т әнегезнең ачык өлеше аз булырга тиеш! Оекбашларны чалбар эченә тыгыгыз, футболкаларны, күлмәкләрне җентекләп кыстырыгыз. Махсус спрейлар кулланудан баш тартырга ярамый! Урманнан кайткач та, тәнегезне җентекләп тикшерегез, бер-берегезне карап чыгыгыз. Яхшы итеп юынып чыгу да артык булмас», — ди Рөстәм Изиятуллин. 

Әгәр тәнегездә талпан тапкансыз икән, аны өй шартларында алырга киңәш ителми — тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез! Анда сезнең анализларга карап, энцефалиттан вакцина ясаячаклар. Ә бөҗәкне исә лабораториягә җибәреп, аңарда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч авырулар булу-булмавын тикшерәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев