Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Әфганстанда һәлак булганнарны искә алдылар

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан Түбән Камада хәтер митингы узды.

Әфганстан сугышы 10 елга якын дәвам итте, анда 15 мең кеше һәлак булды. Түбән Камадан бер меңнән артык егет хезмәт итәргә китте, шуларның 30ы туган якларына әйләнеп кайтмады.

Фәния Вәлиева Әфган сугышында энесен югалткан. Габделфәнил Гыйлманов 18 яшендә хезмәт итәргә китеп, бер елдан соң һәлак булды.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннары бүген дә актив эш алып бара. Алар гуманитар ярдәм җыю һәм аны махсус операция зонасына илтеп тапшыру белән шөгыльләнәләр. Иң активлары «Сугышчан туганлык алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Искә алу чарасы, традиция буенча, һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды. Ләкин якын кешеләрен югалткан шәһәрдәшләр таралышырга ашыкмадылар — каһарманнар исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль такта янында әле озак вакыт баш иеп тордылар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев