Түбән Камада административ-техник комиссиясенә яңа җитәкче билгеләнде
Түбән Кама районы Башкарма комитетының Административ-техник комиссиясе җитәкчесе итеп Альберт Гарифуллин билгеләнде.
Яңа җитәкчене 9 февральдә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.
Альберт Гарифуллин 2021-2022 елларда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетында эшләгән, Административ-техник инспекция бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев