Түбән Кама администрациясендә ике җитәкче билгеләнде
Түбән Кама администрациясендә кадрлар билгеләнешендә үзгәрешләр булды.
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников сөйләде.
Шулай итеп, башкарма комитет җитәкчесенең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары вазыйфасын Айрат Сәйфетдинов биләде. 2004 елдан 2018 елга кадәр ул Түбән Кама шәһәр прокуратурасында эшли, өлкән тикшерүчедән прокурор урынбасарына кадәр юл үтә.
Моннан тыш, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Эльза Гыйльметдинова булды. Элегрәк ул ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалы баш табибы урынын биләгән иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев