Түбән Камада «Аҗаган» уенының финалы узды
Барлык командаларга «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарында катнашучыларның дипломнары һәм значоклары тапшырылды.
Түбән Камада «Аҗаган» зональ хәрби-спорт уенының финалы узды, анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә каршылыклар полосасын узарга, маскировка челтәрен үрергә, беренче ярдәм күрсәтергә һәм викторина сорауларына җавап бирергә кирәк иде.
«Аҗаган» — хәрби-спорт уены гына түгел. Ул балаларда Ватанга, традицион кыйммәтләргә мәхәббәт һәм иптәшләр арасында үзара ярдәмләшү формалаштырырга ярдәм итә.
Һәр командага маршрут буенча узарга һәм вакытка теге яки бу биремне үтәргә кирәк иде. Балаларга солдат кирәк-яракларын әйтергә һәм аларны башка әйберләр арасында табарга дигән бирем бирелде.
«Аҗаган» уены мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә. Быел ул Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
«Аҗаган» зональ хәрби-спорт уенының финалы традиция буенча 89 нчы балалар бакчасы базасында узды. Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балаларыннан тыш, ярышларга Мамадыш балалар бакчасыннан да балалар килгән иде. Алар беренче урынны алдылар да инде.
Барлык командаларга «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарында катнашучыларның дипломнары һәм значоклары тапшырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев