Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 80нче чаңгы батальоны сугышчыларын искә алдылар

80нче аерым чаңгычылар батальоны сугышчыларын искә алдылар. Митинг туганнар каберлеге янында узды.

Исегезгә төшерәм, Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде 2020 елда безнең шәһәр зиратында җирләнде. Әлеге эштә Эзтабарлар отряды тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Хәзер каһарманнар хөрмәтенә митинг һәм чаңгы ярышлары үткәрелә.

Хәтер митингында 19 сугышчының да исемнәре искә алына. 257 нче номерлы укчы дивизиясенең 80 нче чаңгычылар аерым батальоны 1941 елда Бөек Луки шәһәрен азат итүдә катнашкан. Сугыш кырында башын салган 19 якташыбыз, 19 чаңгычының җәсәде 2020 елда барлык кануннар буенча Түбән Кама шәһәрендә җир куенына иңдерелгән.

Тантаналы митингта сугышчыларның туганнары да катнаша. Әлеге эштә алар Эзтабарлар отряды тырышлыгын билгеләп үтәләр. Түбәнкамалылар Псков өлкәсендә һәлак булучыларны бик озак эзлиләр. Якташларыбызның туганнарын ДНК ярдәмендә генә ачыклыйлар.

Митингта шәһәр җитәкчеләре, яшь армиячеләр, предприятие вәкилләре, Сугышчан туганлык, студентлар һәм волонтерлар катнашты. Сугышчылар хөрмәтенә Түбән Камада чаңгы ярышлары үткәрелә. Анда һәвәскәрләр белән беррәттән профессионал спортчылар да катнаша. Җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнә – абсолют беренчелек алучыга кубок тапшырыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев