Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 80нче чаңгы батальоны сугышчыларын искә алдылар

Митингка махсус рәвештә Казанның 139 нчы гимназиясеннән яшь эзтабарлары — «Хәтер маршы» отряды килгән иде.

Легендар 80 нче чаңгы батальонының 19 сугышчысын искә алу өчен, алар күмелгән урындагы монумент янына йөзләгән түбәнкамалы килде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ул каһарманнарның сөякләрен 2020 елда бирегә алып кайтып күмгәннәр иде. Шуннан соң һәр елны 31 гыйнварда хәтер митингы үткәрелә. 

«Татнефть-поиск» отряды эзтабарлары тырышлыгы белән сугышчыларның сөякләрен туган җирләренә кайтарырга мөмкин булды. Аларның җитәкчесе Миләүшә Котенкова сүзләренчә, чаңгы батальоны сугышчыларын эзләүне алар 2002 елда үк башлаганнар, ә беренче уңышка 2014 елда гына ирешкәннәр. 2015 елда эшләр тәмамланган. 

«Башта без ул сугышта үлгән солдатларның гәүдәләрен кайда алып китеп күмгәннәрен күреп калган бердәнбер шаһитны эзләп таптык. Чөнки территория немецлар тарафыннан оккупацияләнгән була һәм немецлар солдатларны күмәргә җирле халыкны мәҗбүр иткәннәр. Әлеге хәлләрне күреп торган малай, безнең белән сөйләшкәндә 80 яшьтән узган иде инде. Солдатларның күмелгән урынын безгә ул күрсәтте. Озак эзләдек, шулай да таптык», — диде Миләүшә Котенкова. 

Митингка махсус рәвештә Казанның 139 нчы гимназиясеннән яшь эзтабарлары — «Хәтер маршы» отряды килгән иде. Алар өлкән эзтабарларның уңышларына сокландылар. 

«Россиядәге барлык эзтабарлар үзара дус яшибез, аралашу мөмкинлеге дә табабыз, бербере безгә ку накка кил әбез, музейларга йөрибез», — дип, күңелендәгесе белән уртаклашты Камилла Нуруллина

Ел саен 31 гыйнварда Түбән Кама зиратына хатыны белән бергә Зөлфәт Юнысов та килә. Монда аның бабасы, кызылармияче Мөҗип Юнысов җирләнгән. 1942 елда ул да 300 километрлы маршбросокта катнашучыларның берсе була. Үзенең легендар туганы турында Зөлфәт әтисеннән генә ишетеп белә. 

Быел 80 нче чаңгы батальоны сугышчылары батырлыгына 82 ел тулды. 1942 елның кышында, күпчелек 18 яшьлек егетләр, билгеләнгән урынга 40 градус салкында җибәрелә. Соңгы бәрелеш буласы урынга аларның 182 се генә барып җитә. Ләкин шулай да, нигездә татар һәм башкорт ир-егетләреннән торган бу батальон, дошманның күпкә өстен көчләренә каршы озак вакыт оборона тота.

Алмаз Кашаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев