Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында иң яхшы шоферны билгеләделәр

Ярышлар «Агросәнәгать колледжы» мәйданчыгында узды.

Түбән Камада «Автобабай-2023» конкурсының муниципаль этабы узды. Анда 15 автомобильче катнашты.

Конкурсның нибары ике шарты: конкурсантның B категорияле машина йөртү хокукы булырга һәм яше 60тан өлкәнрәк булырга тиеш.

Конкурс кагыйдәләре буенча катнашучыларга ике этап: теория һәм практикаүтәргә туры килде. Беренчесендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, икенчесендә бирелгән схема буенча автомобиль белән идарә итү осталыгы тикшерелде.

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 62 яшьлек Илдус Насыйбуллин алды. Теорияне белүе белән Сергей Масленников, машина йөртү осталыгы белән Әсхәт Закиров аерылып торды.

81 яшьлек Зәкәрия Кашбиев бүләкне иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак алды. Ярышлар «Агросәнәгать колледжы» мәйданчыгында узды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев