Түбән Камада 51 егетне армиягә озаттылар
Бу хакта Түбән Кама хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
Якшәмбе, 9 ноябрьдә, Түбән Камада көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында чираттагы армиягә озату булды. 51 егет армия хезмәтенә китте.
Призывниклар хәрби хезмәтне һава-десант гаскәрләре бүлекчәләрендә, коры җир гаскәрләрендә, шулай ук Кара диңгез флоты бүлекчәләрендә, шул исәптән диңгез пехотасында узачак, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама хәрби комиссариатында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев