Түбән Камада 5 июньдә Сабантуйга бүләкләр җыячаклар
Бүләкләр конкурсларда, уеннарда һәм спорт ярышларында катнашучыларга биреләчәк.
Түбән Камада 5 июньдә Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы оештырыла. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар белән бәйрәм арбасы 18:00 сәгатьтән Кайманов урамындагы 11 нче йорттан Габдулла Тукай исемендәге паркка кадәр барачак. Юлда Мәктәп бульварындагы 7/2 нче йорт янында тукталыш ясалачак.
Һәр тукталышта иҗат коллективлары тамаша күрсәтә. Теләге булган һәркем йөрешкә кушыла һәм бүләкләр китерә алачак. Бүләкләр конкурсларда, уеннарда һәм спорт ярышларында катнашучыларга биреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев