Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 420 күпфатирлы йорт БПЛА турында хәбәр итүче система белән җиһазландырылган

Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме куркынычы турында IP-домофония аша мәгълүмат бирүнең алдынгы системасын керттеләр.

Хәзер шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимын активлаштырганда подъезд ишекләре үзәкләштерелгән рәвештә ачылачак, ә халык домофон IP-панельләреннән махсус тавыш хәбәрен ишетәчәк.

Система күпфатирлы йортларның берсендә «Таттелеком»ның IP-домофоннарында тестлаштыруны уңышлы узган. Түбән Кама — Татарстанда мондый программаны башлап җибәргән бишенче шәһәр.

Бездә IP-домофоннар белән җиһазландырылган 420 күпфатирлы йорт бар. БПЛА һөҗүме куркынычы турында мәгълүмат бирү системасы «Компьюсервис-НК», «Бастион-Прикамье» һәм «СТМ» компанияләре җайланмаларында да эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев