Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 36 нчы мәктәп янында яңа «куркынычсызлык утравы» урнаштырдылар

Җәяүлеләр кичүләрендә урнаштырыла торган куркынычсызлык утраучыклары транспорт агымнарын аерып тора.

Хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 36 нчы мәктәп янында яңа «куркынычсызлык утравы» урнаштырдылар. 

Мәгариф учреждениесе директоры Александра Офицерова әйтүенчә, конструкция урнаштыру мәктәп укучыларының иминлеге өчен аеруча мөһим. «Көн саен дәрескә ашыгучы һәм өйгә кайтучы укучыларыбыз нәкъ менә шушы юл участогын аша үтә. Шуңа күрә утраучык балаларның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә», — диде ул. 

Җәяүлеләр кичүләрендә урнаштырыла торган куркынычсызлык утраучыклары транспорт агымнарын аерып тора һәм автомобильләрнең тизлеген киметергә ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә шәһәрдә берничә шундый конструкция урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев