Түбән Камада 3 декабрьдә «Тоннель» рейды узачак
Операциянең төп бурычы — машина йөртүчеләрнең исереклек халәтен тикшерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 3 декабрьдә «Тоннель» профилактик чарасын үткәрәчәк. Операциянең төп бурычы — машина йөртүчеләрнең исереклек халәтен тикшерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау.
ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
«Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешы, рөхсәт ителгән урыннарда юлны кичү һәм руль артында аек булу — юл хәрәкәтенең барлык катнашучылары өчен дә төп шартлары», — дип ассызыклыйлар ведомствода.
Моңа кадәр без Түбән Камада аварияләр һәм балалар травматизмы үсеше проблемасы турында фикер алыштылар дип язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев