Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 280нән артык гаилә социаль ипотека буенча торак алды

Татарстанда яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы дәвам итә.

Моннан өч ел элек эшли башлаган программа буенча бүгенге көндә 3 655 гаиләнең 2 017се үз торакларына ия булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр — программада иң актив катнашучылар:

  • 1 урынны Казан биләп тора, анда 1 345 яшь гаилә торак алды, ә 863 гаилә исәптә тора;
  • 2 урын — Түбән Кама, анда 281 яшь гаилә үз торакларыннан ачкыч алган, тагын 238 гаилә исәптә тора;
  • 3 урын — Чаллыда 238 гаилә инде үз фатирларында яши, ә 213 гаилә аларны алу өчен чиратта тора.

Моннан тыш, 2023 елда тагын 160,6 мең кв. метр социаль ипотека торагы төзү планлаштырыла, бу 2 885 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев