Түбән Камада 28 августта Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында әдәби фестиваль була
Әдәби фестивальдә китаплар сату ярминкәсе, төрле милли уеннар һәм осталык дәресләре булачак.
28 августта Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, «Туган туфрак, нигезем...» дип исемләнгән әдәби фестиваль була.
Бәйрәм программасының төп кунагы — җаваплылыгы чикләнгән «Белем. ру» оешмасы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятен оештыручы һәм аның башкаручы директоры, язучы Раил Гатауллин.
Әдәби фестивальдә китаплар сату ярминкәсе, төрле милли уеннар һәм осталык дәресләре булачак. Фестиваль чаралары 13.00 сәгатьтә башлана.
«Аралашып, милләтебезнең асыл бизәкләре белән күзләрне иркәләп, матур җырлар тыңлап, шигърият аша күңелне баетып, бергәләп ял итик», — диде Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев