Түбән Камада 26 кешене армиягә озаттылар
Егетләр Россия милли гвардиясе һәм Көнчыгыш хәрби округы частьларында хәрби хезмәт узачак.
Дүшәмбе, 11 ноябрь иртәсендә Түбән Камадан 26 егетне армиягә озаттылар. Егетләр Россия милли гвардиясе һәм Көнчыгыш хәрби округы частьларында хәрби хезмәт узачак.
Хәрби комиссар Газинур Ситдыйков һәм солдат аналары комитеты вәкиле Татьяна Абрамова егетләргә үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Хәрби комиссар сүзләренчә, көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында армиягә якынча 250 кешене җибәрү планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев