Түбән Камада 21 укучы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды
Яшь гражданнарны әлеге әһәмиятле вакыйга белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников котлады.
Түбән Кама муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсендә мәктәп укучыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. Ул Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланды.
Бу көнне 21 укучы үзенең тормышында беренче мөһим документ — Россия Федерациясе гражданины паспортын алды. Тантана күтәренке рухта узды. Яшь гражданнарны әлеге әһәмиятле вакыйга белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников котлады. Ул паспортны тантаналы рәвештә тапшыру традициясенең мөһимлеген ассызыклап, балаларга изге теләкләрен җиткерде. «Бездә паспортларны тантаналы шартларда тапшыру традициясе саклануы куанычлы хәл. Чын күңелдән һәркемгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм хәерле гомер телим», — диде А. Умников.
Паспортларны укучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе инспекторы, полиция лейтенанты Диана Усманова тапшырды. Тантаналы мизгелдә яшьләр Россия гражданины антын әйтеп, үзләренең ил алдындагы җаваплылыгын расладылар.
Чара ахырында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яңа паспорт ияләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучыларга документлар өчен матур тышлыклар һәм символик күкрәк билгеләре бүләк ителде. Әлеге тантана яшьләр өчен истә кала торган һәм җаваплылык хисе тәрбияли торган вакыйга булды.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев